Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында үткәрелә торган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы Федераль законны үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.
2019 елның беренче яртыеллыгында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 5016,31 мең кв. м булган 298 күпфатирлы йорт тикшерелде, шул исәптән план буенча тикшерүләрдә – 29 йорт (гомуми мәйданы 312,014 мең кв.м.), планнан тыш тикшерүләрдә 4704,296 мең кв. м. булган 264 йорт каралды.
Барлыгы 834 бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 704, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 102, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы нормалары буенча – 28.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына инспекция тарафыннан 332 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 105 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 29, вазыйфаи затларга – 22, физик затларга – 54. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. буенча күрсәтмәләрне билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен 11 беркетмә төзелде.
Гомуми суммасы 1 041 000 сумлык штраф салынды, шулардан ТКЗТИ тарафыннан салынганы – 387 000 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 645 000 сум. 534 000 сумлык штраф түләнгән (салынган штрафлар суммасының 51,3%ы).
2019 елның 1 яртыеллыгында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 406 кисәтү кертелде, беренчел тикшерү уздыру кысаларында планнан тыш 74 тикшерү үткәрелде, юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 11 чара үткәрелде.
2019 елның 6 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча гомуми йорт милкен ремонтлау буенча 2 997, 590 мең сумлык эшләр башкарылган.