2019 елга Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата планлы документар һәм күчмә тикшерү уздырылды, гомуми мәйданы 55 777,2 кв. м булган барлыгы 10 күпфатирлы йорт каралды.
Россия Федерациясенең Торак-коммуналь хуҗалыгы дәүләт мәгълүмат системасында күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча мәгълүмат урнаштыру өлешендә ачыкланган бозулар өчен "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бер үк вакытта торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның нигезле булу-булмавына карата да документар тикшерү үткәрелде, хокук бозулар ачыкланмады.
Планлы тикшерү нәтиҗәләре буенча "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше ТКЗТИ контролендә.