Лениногорск районында Лениногорск шәһәрендәге күпфатирлы йортларга идарә итүне гамәлгә ашыручы "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ карата уздырылган планлы тикшерү барышында гомуми мәйданы 5264,0 м2 булган 15 торак йорт тикшерелде, Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 28 очрагы ачыкланды.
Ачыкланган җитешсезлекләр: торак йорт периметры буенча йорт нигезе, подъездга кергәндәге баскычлар, подвал чокырының штукатур катламы, подвал бинасындагы инженерлык торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясе төзек түгел, фасад газүткәргеченең буяу катламына зыян килгән.
Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен "Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.
"Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге" АҖ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен билгеләнгән тәртиптә 23 күрсәтмә бирелде, күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.