2019 елның 1 июлендә Казан шәһәренең Совет районы суды карары белән гражданинның республиканың Дәүләт торак инспекциясенә карата гамәл кылмауны законсыз дип тану һәм җибәрелгән бозуларны бетерүгә мәҗбүр итү турындагы гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартты.
Мөрәҗәгать итүче торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында хисап урнаштырмыйча "Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 елның 21 июлендәге 209-ФЗ номерлы федераль закон таләпләрен бозган өчен гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту турында ТР Дәүләт торак инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итте.
ТР Дәүләт торак инспекциясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу эшен кузгатудан баш тартты.
Суд ТР Дәүләт торак инспекциясе ягыннан гамәл кылмау күренешләрене юк, дигән нәтиҗәгә килде. Чөнки кергән мөрәҗәгать буенча тикшерү үткәрелде, акт төзелде һәм мөрәҗәгать итүчегә системада мәгълүматның урнаштырылган булуы хакында мәгълүмат бирелде, иадрәче компаниянең вазыйфаи затларын административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсенә килгәндә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексына ярашлы тәртиптә тиешле билгеләмә чыгарылды, аңа карата шикаять белдерелмәде.
Шул рәвешле, ТР Дәүләт торак инспекциясенең гамәлләре суд тарафыннан законлы дип танылды.