Йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча күрелгән чаралар турында.

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 94 нче йорт адресы буенча яшәүче кешенең өйдә дым һәм стеналарда күгәрек булуына бәйле мөрәҗәгатен карап тикшерде.

           Тикшерү нәтиҗәсендә һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды, 25 мең сум күләмендә штраф салынды.

           "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә билгеләнгән тәртиптә тышкы стенаның җылылык-техник характеристикаларын торгызу чараларын күрү күрсәтмәсе бирелде.

             Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International