Торакны үзирекле үзгәртеп кору факты турындагы мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре турында.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Чистай ЗТИ тарафыннан Чистай шәһәре, Энгельс урамындагы 161 номерлы йортта фатирны үзгәртеп коруга, шулай ук күрсәтелгән фатирның лоджиясенә үзбелдекләнеп янкорма төзү, янкормада баз булуы турында гражданин мөрәҗәгате алынды.

Мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактларны тикшерү барышында Чистай ЗТИ инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очрагын ачыклады, ә атап әйткәндә: фатир үзирекле үзгәртеп корылган һәм яңадан планлаштырылган (җылыту приборлары күчерелгән; торак урынның техник паспортына тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итә торган уемнар ясалган). Шулай ук лоджиягә үзирекле рәвештә янкорма ясау факты да билгеле булды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча үзгәртеп корылган фатир хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст 1 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. Штраф законда билгеләнгән вакытында түләнде.

Алга таба торак милекчесенә карата РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен, документлар җыелмасы инспекция тарафыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетына җибәрелде.

Инспекциягә мөрәҗәгать иткән гражданин күрше фатир лоджиясенә корылган янкорманы сүтү максатын эзәрлекләгәнгә күрә, ул Чистай шәһәренең Энгельс урамындагы 161 номерлы күпфатирлы йортны үзгәртеп коруны законсыз дип тану турында Чистай шәһәр судына дәгъва белдергән, ә атап әйткәндә: фатирда башкарылган үзгәртеп планлаштыруны законсыз дип тану, йорт фасадын элеккеге халәткә китерү, фатирдагы үзәк җылылык белән тәэмин итү системасын элеккеге халәтенә кайтаруны мәҗбүр итү, Чистай шәһәренең Энгельс урамындагы 161 номерлы йортның йорт яны территориясен элеккеге хәленә китерүне мәҗбүр итү турында таләп иткән.

Чистай шәһәр судының 2019 елның 20 маендагы карары белән гражданинның дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелгән. Суд реконструкцияләүне законсыз дип таныган һәм үзгәртеп корылган фатир милекчесен балконны элеккеге халәтенә кайтаруны мәҗбүр итәргә карар кылган. Дәгъва таләпләренең калган өлешен канәгатьләндерүдән баш тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International