Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 нче күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәдән су үтә. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте күрсәтмәне үтәмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өл. буенча беркетмә төзелде һәм административ эш Бөгелмә районы җәмәгать судына карап тикшерү өчен җибәрелде. Җәмәгать суды карары нигезендә "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте административ хокук бозу кылуда гаепле дип табылды, аның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19 ст. 1 өлешендә җаваплылык каралган, шул рәвешле ширкәткә 10 000 сум күләмендә штраф салынды.
Хокук бозуларның бетерелмәве сәбәпле, "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисенә кабат күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.