2019 елда Чистай муниципаль районындагы капиталь ремонт

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районында 2019 елгы капиталь ремонт программасына 21 күпфатирлы йорт кертелгән: Чистай районы торак пунктларында 5 йорт һәм Чистай шәһәрендә 16 йорт.

Күрсәтелгән йортларда түбәндәге эш төрләре планлаштырылган: түбәне, фасадны, подъездларны, үзәктән җылыту, салкын су белән тәэмин итү, су агызу һәм электр белән тәэмин итү буенча инженерлык системаларын төзәтү.

Капиталь ремонт эшләрен "ГрейтСтрой" һәм "СМУ № 5" субподряд оешмалары башкара.

Эшләр барлык йортларда да расланган эш графиклары нигезендә алып барыла. 

Чистай муниципаль районы буенча 2019 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы таләпләре бозылу очраклары ачыкланмады, капиталь ремонт эшләре яхшы сыйфатлы башкарыла. 

2019 елның 13 июненә Чистай ЗТИ тарафыннан 5 йорт буенча 20 598 888,99 сумлык эшләрне башкару турында 21 акт кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International