Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска вакытлы планы нигезендә 2019 елда Зәй муниципаль районында 15 йортта гомуми 75,556 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Эшләр барлык йортларда да башланган һәм 3 субподрядчы оешма тарафыннан үтәлә: "ЗаинскКровля" ҖЧҖ, "РЕГИОНСТРОЙ" ҖЧҖ, "Простор" ҖЧҖ. Субподряд буенча барлык шартнамәләр дә ТКЗТИ теркәлү узды.
Эшләрне башкару сыйфатын тикшерү буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 32 тикшерү үткәрелде. Куркынычсызлык техникасын һәм эшләрне башкару сыйфатын бозу очраклары ачыкланмады.