Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы территорияләрендәге торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту һәм халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү турында 2019 елның 21 мартындагы 567-р номерлы боерыгын үтәү максатында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында йорт яны территорияләрен санитар карап тоту һәм төзекләндерүгә кагылышлы тикшерүләр үткәрелде.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 159 йорт яны территориясе тикшерелде.
Йорт яны территорияләренең, балалар өчен уен мәйданчыкларының һәм кече архитектура формаларының, контейнер мәйданчыкларының санитар торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар адресына 39 күрсәтмә бирелде, профилактик чараларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми йорт милкен карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 57 кисәтү чыгарылды.
2019 елның 31 маена булган мәгълүматларга караганда, инспекция тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр һәм кисәтүләр тулы күләмдә үтәлгән.