Үзбелдекләнеп торакны үзгәртеп планлаштыру фактлары буенча каралган административ материалларга ясалган анализ күрсәткәнчә: еш кына милекчеләр бу эшкә тиешле рөхсәте булмаган килеш тотына.
Кагыйдә буларак, идарәче компанияләр җиһазларның техник һәм санитар торышын карау һәм тикшерү өчен торакка үтеп керүдә кыенлыклар кичерә.
Россия Федерациясе Югары Суды, әлеге проблеманы хәл итү өчен, 2019 елның 7 маендагы билгеләмәсендә идарәче кампаниянең фатирга махсус сәбәпләрне таләп итмичә үтеп керү хокукына ия булуын раслады. Әлеге чара, мәсәлән, аварияле хәлләрне кисәтү яки күршеләрнең хокуклары бозылуны чикләү өчен кирәк. Әмма, шунысын истә тотарга кирәк: мондый очраклар өч айга бер тапкырдан да ешрак рөхсәт ителми, өстәвенә, алдан килешенгән вакытта гамәлгә ашырылырга тиеш.