ТКХ ДМС системасында мәгълүматны тулысынча ачмаган өчен инспекция тарафыннан административ йогынты чаралары күрелде.

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елның 11 февралендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше буенча "Бумажник" торак идарәсе җаваплылыгы чикләнгән бүлендек оешмасы идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата административ эш кузгатылды. ТКХ ДМС системасында уздырылган тикшерү чаралары нәтиҗәсендә ачыкланганча, гомуми җыелыш беркетмәләре өлешендә гомуми җыелыш беркетмәләре урынына 2018 елның 28 сентябреннән башлап күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәләре урнаштырылган, бу исә административ эш кузгатуга нигез биргән.

         Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы карары белән "Бумажник" торак идарәсе җаваплылыгы чикләнгән бүлендек оешмасы идарәче компаниясе вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды һәм кисәтү рәвешендә административ җәзага тартылды.

         Яр Чаллы шәһәре җәмәгать суды карарларына шикаятьне карау барышында шәһәр суды җәмәгать судьясы карарын үзгәрешсез калдырды.

         Ачыкланган бозулар бетерелгән. Торак идарәсе җаваплылыгы чикләнгән бүлендек оешмасы идарәче компаниясе тарафыннан мәгълүматлар ТКХ ДМС системасына тулы күләмдә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International