2019 елга капиталь ремонт буенча эшләр башкаруга подряд шартнамәләрен теркәү.

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Алабуга зонасы торак инспекциясе 2019 елга капиталь ремонт буенча эшләр үткәрүгә подряд шартнамәләрен терки:

  1. Алабуга муниципаль районында – 20 торак йортта, подрядчы оешма – "КазаньСтройКонсорциум" ҖЧҖ.
  2. Әгерҗе муниципаль районында – 12 торак йортта, подрядчы оешма – "Твой дом" ТК" ҖЧҖ.
  3. Мамадыш муниципаль районында – 3 торак йортта, подрядчы оешма – "ПМК-6" төзелеш компаниясе" ҖЧҖ.
  4. Менделеев муниципаль районында – 17 торак йортта, подрядчы оешма – "Волгопромстрой" ҖЧҖ.

Алабуга зонасы торак инспекциясе карамагындагы районнар территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында салкын, кайнар су белән тәэмин итү, канализация инженерлык системаларын ремонтлау, түбә, фасад һ.б. төзекләндерү эшләре башкарачак. Эш графиклары нигезендә, түбә һәм фасадны ремонтлау эшләре 2019 елның 15 августына кадәр тәмамланырга тиеш, җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлау буенча – 2019 елның 15 сентябренә кадәр, калган эшләр – 2019 елның 1 октябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International