Бөгелмә районында Бөгелмә шәһәрендәге күпфатирлы йортларга идарә итүне гамәлгә ашыручы "Уют" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте планлы тикшерү барышында гомуми мәйданы 31163,97 м2 булган 10 торак йорт тикшерелде, Россия Дәүләт төзелеш агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 54 очрагы ачыкланды.
Ачыкланган бозулар: торак йорт периметры буенча йорт нигезенең төзек булмавы; подъездларда тәрәзәле урыннарда урыны-урыны белән төзексезлекләр, подъездларга керүче ишекләр җимерек; подъездларның торышы канәгатьләндерерлек түгел; подваллар чүп-чар белән тулган.
Әлеге җитешсезлекләр өчен "Уют" КММШ рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча 3 беркетмә төзелде һәм ТР ДТИ башлыгы урынбасары карары нигезендә вазыйфаи зат 12000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
"Уют" КММШ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 11 күрсәтмә бирелде, күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.