Чистай зонасы торак инспекциясенә Нурлат шәһәренең Куйбышев урамы буенча 27 номерлы торак йортта яшәүче гражданнарның күпфатирлы йортның гомуми милеген карап тоту һәм ремонтлау буенча идарәче компания тарафыннан йөкләмәләрнең тиешенчә үтәлмәве турында мөрәҗәгате керде.
Чистай ЗТИ уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: түбә катламы төзек түгел, су үткән урыннар бар, баскычларда диварларның бизәк катламы җимерек, баскычларда тәрәзәләргә хилафлык китерелгән, йорт фасадындагы газ үткәргеч торбаларның буявы купкан һ.б.
"Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" МУП карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә, күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эшчәнлеген башкарган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
2019 елның 15 маенда Нурлат районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан "Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" муниципаль унитар предприятиесен 125 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен "Нурлат муниципаль районы ТКХ ИК" МУП адресына инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше инспекция контролендә.