Нурлат шәһәренең Совет урамы буенча 57 нче күпфатирлы йортта яшәүче гражданнар салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү мәсьәләсе буенча гариза белән Чистай ЗТИ мөрәҗәгать итте. Чистай ЗТИ тарафыннан мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында "Промочистка" ҖЧҖ ресурслар белән тәэмин итүче оешма тарафыннан салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау тәртибе бозылу факты билгеләнде.
Чистай ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча "Промочистка" ҖЧҖ адресына "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте буенча исәпләү тәртибе бозылуны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Хокук бозуларны бетерү нәтиҗәсендә гражданнарга 3 997,72 сум күләмендә акчалары кайтарып бирелде.
"Промочистка" ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасына карата административ йогынты чараларын күрү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерү материаллары Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә җибәрелде.
"Промочистка" ҖЧҖ җитәкчесе Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан, Чистай ЗТИнең планнан тыш тикшерү материаллары нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.7 ст. 1 өлеше буенча 10 000 (ун мең) сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.