Казан шәһәре идарәче оешмаларына кисәтүләр бирелде.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча шартнамәләрне төземәгән күпфатирлы торак йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы идарәче оешмалар мәсьәләсе буенча мәгълүмат җибәрелде.

Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган тикшерү барышында әлеге фактлар расланды.

Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар адресына каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча шартнамәләр төзү өлешендә зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 290 кисәтү бирелде.

Казан шәһәре идарәче оешмалары тарафыннан кисәтүләрне үтәү Казан шәһәре торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International