Түбән Кама шәһәренең Яшьлек урамындагы 36Б номерлы йортта яшәүчеләрнең түбәдән су үтү нәтиҗәсендә фатирларны һәм баскычлы урыннарны берничә мәртәбә су басу турындагы күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм ачыкланган җитешсезлекләр нәтиҗәсендә "Жилье" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" дигән 2 өлеше буенча 25 000 сум күләмендә штраф салынып, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
"Жилье" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә билгеләнгән тәртиптә фатирлар өстендәге түбәне төзәтү, шулай ук гомуми файдалану урыннарында су үткән эзләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.