"Татарстан Республикасы Күпфатирлы йортларга идарә итүче оешмалар бердәмлеге" ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашу турында.

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 елның 15 маенда Чистай шәһәренең "Яшьләр үзәгендә" "Татарстан Республикасы Күпфатирлы йортларга идарә итүче оешмалар бердәмлеге" ассоциациясе үзкөйләнешле оешмасы әгъзаларының җыелышы узды. Җыелышта барлыгы 57 идарәче оешма вәкилләре катнашты.

Чарада Чистай ЗТИ башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.А.Иванова катнашты, ул торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Докладта торак законнарының, административ хокук бозулар турындагы законнарның төп үзгәрешләренә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук идарәче оешмаларның йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр телгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International