Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Студентлар урамы буенча 30 номерлы йортта яшәүченең подвал бүлмәсенең торышы канәгатьләндерерлек булмауга бәйле мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм канализация агынтыларыннан су басу эзләрен вакытында бетермәү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Жилье" идарәче компаниясе ҖЧҖ, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелде.