2018-2019 елларда биналарны җылыту чоры тәмам.

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында, урамдагы һава торышының тәүлеклек уртача температурасы билгеләнү сәбәпле, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан 2018-2019 еллларда биналарны җылыту чорын тәмамлау турында күрсәтмәләр кабул ителде.

         Югарыда күрсәтелгән барлык районнарда да җылыту сезоны канәгатьләндерерлек үтте. Биналарны җылыту чорында күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүне озак вакытка сүндереп торуга китергән аварияләр теркәлмәгән.

          2018-2019 елларда биналарны җылыту чорында Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан планлы һәм планнан тыш 104 тикшерү үткәрелде. Гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу, коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәү буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына 26 күрсәтмә бирелде, 3 юридик һәм 3 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды.

         ТКЗТИ күрсәтмәләре буенча барлык бозулар да бетерелгән.

         Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар белән идарә итүче барлык оешмалар да 2019-2020 елларда биналарны җылыту сезонына торак фондын әзерләү эшләрен башлап җибәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International