Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән 2019 елга юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Химиков, 38" торак милекчеләре ширкәтенә карата (Түбән Кама шәһәре) планлы документар һәм күчмә тикшерү үткәрелде. ТМШ идарәсендә торган, Химиклар проспектында урнашкан 38 номерлы йортның техник торышын тикшерү нәтиҗәсендә йортта гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләренең бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: подвал бүлмәсен канализация агынтыларыннан су басу эзләре вакытында бетерелмәгән, торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе, чүп кабул итүче соскыч, баскычлы урыннарда яктылык приборлары төзек түгел, гомуми файдалану урыннарында идәннең керамик плитәләре купкан, подъездларны ремонтлау ешлыгы үтәлми, цоколь өслегенә һәм йорт нигезенә зыян килгән.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Химиков, 38" торак милекчеләре ширкәте рәисе гомуми йорт милкен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 "Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Моннан тыш, торак милекчеләре ширкәте адресына йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.
Күрсәтелгән барлык эшләрнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә тора.