Идарәче оешмалар тарафыннан 2019 елның I кварталында закон бозуларны бетерү буенча Алабуга ЗТИ күрсәтмәләрен үтәү.

2019 елның 17 мае, җомга

2019 елның I кварталында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш тикшерүләр уздырылганда күпфатирлы йортларда гомуми йорт милкен карап тоту кагыйдәләрен бозуның 174 очрагы ачыкланды.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Татарстан Республикасы Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 116 күрсәтмә бирелде.

Бирелгән күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мамадыш шәһәрләре идарәче оешмалары тарафыннан 864 200 сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International