2018-2019 еллар җылыту сезоны тәмамлану турында.

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 15 маена Чистай ЗТИ контрольдә тотылырга тиешле барлык муниципаль районнарда, һава температурасы биш тәүлек дәвамында + 8 градустан югары булу сәбәпле,  2018-2019 еллар җылылык сезонын тәмамлау турында карар кабул ителде.

2018-2019 еллар җылыту сезонында Чистай ЗТИ тарафыннан гражданнарның җылылык белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына бәйле мөрәҗәгатьләренә оператив йогынты ясау максатларында "кайнар линия" телефоны эше оештырылды. "Кайнар линия" телефонына гражданнардан барлыгы 5 мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән килде. Мөрәҗәгатьләр билгеләнгән тәртиптә Чистай ЗТИ тарафыннан карап тикшерелде. Идарәче оешмалар тарафыннан йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив чаралар күрелде. Ике тикшерү нәтиҗәсендә 2 күрсәтмә бирелде, алар билгеләнгән срокларда үтәлде.

Гомумән алганда, 2018-2019 елларда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында җылылык бирү сезоны аерым өзлегүләрсез узды, аварияләр һәм һәлакәтләр, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан җылыту сезонына әзерлек эшләре башланды, расланган графиклар нигезендә җылыту системаларын юдырту һәм опрессовкалау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International