Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 10 меңнән артык кеше җыйды.

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышындагы вакыйгаларның тере шаһиты булган туганнарының сурәтен кулларына тотып, Советлар Союзы Геройлары Газинур Гафиятуллин һәм Муса Җәлил урамнары буйлап "Мәңгелек дан" мемориалына узды.

Кешеләр гаиләләре белән барды. Кайберәүләре тарихи формада. Кулларына флаглар, транспарантлар һәм, әлбәттә инде, туганнары – фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең портретларын, медальләрен һәм орденнарын күтәреп чыкты. Һәркемнең – үз тарихы, илебез тарихы.

Меңнән артык фото, кайберәүләре инде вакытлар узу белән саргайган, калганнары төзәткәләнгән. Табличкаларда – кыскача биография яки исемнәр генә. Ләкин мөһиме ул түгел. Бүген, киләчәк буыннар ярдәмендә, җиңүче солдатлар янә сафта.

Ярты сәгать эчендә 10200 бөгелмәле "Үлемсез полк" маршы белән узды. "Үлемсез полк" тарихка кереп калды. Акция бөтен ил буйлап миллионлаган кешене берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International