Әлмәт ЗТИнең 2019 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әлмәт зонасы торак инспекциясенә гражданнардан 421 мөрәҗәгать керде һәм карап тикшерелде. 304 күпфатирлы йортка карата контроль чаралар үткәрелде, ачыкланган бозуларны бетерү өчен 135 күрсәтмә бирелде.  

Ачыкланган бозулар буенча планлы һәм планнан тыш чаралар нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тарту турында 16 карар чыгарылды, гомуми 717 400,00 сумлык штрафлар салынды.          

2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның 8.2 ст. буенча зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 26 кисәтү чыгарылды.                           

Тәмәке тартуга каршы закон бозылуга бәйле карарлар чыгарылу сәбәпле, административ хокук бозулар турында 24 эш каралды (гражданин өчен штраф күләме - 500 сумнан 1500 сумга кадәр).

           ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты карарының 1 п. үтәү максатында, контрольлек чараларын уздырганда, күпфатирлы йортларда адрес атрибутикасының булуына (Татарстан Республикасы телләрендә) һәм аны карап тотуга игътибар ителде, законнарны бозуның ярамаганлыгы турында 7 кисәтү бирелде.

         Юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә зарури таләпләр үтәлешен контрольдә тоту буенча чаралар үткәрелде. 19 күпфатирлы торак йорт тикшерелде, түбәләрдә боз һәм кар, юлларда чокыр-чакырларның булу-булмавы тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча закон бозуның ярамаганлыгы турында 18 кисәтү бирелде.                                

Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга зарури таләпләрне билгели торган гамәлдәге норматив актларга кертелә торган үзгәрешләр турында, аларның гамәлгә керү сроклары һәм тәртибе турында оештырылган очрашулар барышында, семинарларда турыдан-туры мәгълүмат бирү буенча 3 чара уздырылды.

Әлмәт ЗТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмәләр буенча, идарәче оешмалар тарафыннан барлыгы 1136,85 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International