Татарстан Республикасында торак пунктларының территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдән 31 майга кадәр игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында Бөгелмә ЗТИ карамагындагы районнар буенча 116 йорт яны территориясе тикшерелде.
15 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, БЗТИ инспекторлары йорт яны территорияләренең санитар торышы буенча 13 хокук бозу очрагын ачыклаган. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче оешмаларга билгеләнгән тәртиптә күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.
Ачыкланган җитешсезлекләр буенча "Нефтяник" ТМШ рәисе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.22 ст. ("Торак йортларны һәм торак урыннарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу") нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.Санитар-экологик икеайлык буенча чаралар Бөгелмә ЗТИ тарафыннан дәвам иттерелә.