2019 елның 1 кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 1 кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тоту һәм ремонтлау, күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты буенча 267 мөрәҗәгать килде. 2018 елның аналогик чорында ТКЗТИ адресына 220 мөрәҗәгать килгән иде. 2019 елда килгән мөрәҗәгатьләрнең арту күрсәткече, 2018 ел белән чагыштырмача, 21% тәшкил итте.

         Йортта уртак мөлкәтне карап тотуга бәйле мәсьәләләр гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә төп тема булып кала (48%), коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (28%), торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау мәсьәләсе (15%) дә алдынгы урыннарны алып тора.

         Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча 2019 елда идарәче оешмаларга инспекция тарафыннан ачыкланган бозуларны бетерү турында 59 күрсәтмә бирелгән, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының төрле статьялары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органнары ведомстволарына караучы административ хокук бозулар турында 16 беркетмә төзелгән. Административ эшләрне карау нәтиҗәсендә Түбән Кама ЗТИ һәм җәмәгать суды тарафыннан гомуми 195,5 мең сумлык административ штраф салынган. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми исәбендә 167се уңай хәл ителгән, 99 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә тора.

         ТКХ түләүләренең нигезле булу-булмавына карата дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2019 елның 1 кварталында фатирларда яшәүчеләргә 79 699,65 сум күләмендә законсыз хисапланган түләүләр яңадан исәпләнгән (кайтарып бирелгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International