Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2019 елгы язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территорияләрен яклау чаралары турында" 2019 елның 11 февралендәге 92 номерлы карарын үтәү максатында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тикшерүендәге районнарда 2019 елның 1 апреленнән башлап күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләре карны вакытында чистартуны контрольдә тоту буенча сайланма рәвештә тикшереп торылды.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында сайланма рәвештә барлыгы 419 йорт яны территориясе тикшерелде, нәтиҗәдә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 3 күрсәтмә һәм йорт яны территорияләрен карап тоту эшчәнлеген гамәлгә ашырганда зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 45 кисәтү бирелде. 2019 елның 10 апреленә барлык күрсәтмәләр һәм кисәтүләр үтәлгән, йорт яны территорияләре тиешле торышка китерелгән. Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларның подвал бүлмәләрен су басу куркынычы юк.