Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 16 нчы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен күрсәтүнең канәгатьләндерерлек булмавына кагылышлы мөрәҗәгать каралды.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә һәм кайнар су температурасының норматив таләпләренә җавап бирмәве өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.23 "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
"ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итүченең фатирында кайнар су белән тәэмин итү режимын нормага китерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтмә үтәлеше ТКЗТИ контролендә.