Йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары В.Л.Мутконың 2019 елның 16 гыйнварындагы йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан, "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ белән берлектә, чираттан тыш тикшерүләр уздырылды.

2019 елның беренче кварталында Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш һәм Менделеевск районнарында РФ Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ китертү кагыйдәләренең, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен күрсәткәндә йорт һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең үтәлеше буенча контрольлек чаралары уздырылды.

Тикшерүләр барышында 118 күпфатирлы йорт тикшерелде, аларның 54се буенча йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын карап тотуда, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларына техник хезмәт күрсәтүне оештыруда җитешсезлекләр булуы ачыкланды.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар адресына җитешсезлекләрне бетерү турында 21 күрсәтмә бирелде, шулай ук закон бозуның ярамаганлыгы турында 33 кисәтү чыгарылды.

 "УК Чаллы" ҖЧҖ, "УК-Мамадыш" ҖЧҖ вазыйфаи затларына йорт эче газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. буенча 2 беркетмә төзелде, 10 мең сум күләмендә административ штрафлар салынды.

Фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшкән өчен һәм махсус оешма вәкилен фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару өчен өйгә кертүдән баш тарткан өчен торак урыннарның милекчеләренә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. буенча, гомуми 17 мең сумлык административ штрафлар салынып, 17 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International