Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә беркетмәсенең 3 п. нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан торак йортлардагы урам күрсәткечләренең закон таләпләренә җавап бирүен тикшерү эшләре гамәлгә ашырыла.
2019 елның гыйнвар-апрель айларында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнары буенча 343 йорт тикшерелде. 28 йорт буенча җитешсезлек очраклары ачыкланды, алар буенча кисәтүләр бирелде. Бирелгән кисәтүләрнең үтәлеше БЗТИ контролендә тора.