Өмә

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Эреп беткән кар ишегалларының һәм газоннарның күңелсез күренешен ачып җибәрде. Хәзер тиз арада тәртип урнаштыру, шәһәрне матурлау һәм ямьләндерү шәһәр халкы өчен беренче дәрәҗәле бурыч булып тора. Бер-береңә хәбәр итеп эшләгәндә моны бик тиз арада башкарырга була һәм, нибары бер көн эчендә гамәлгә ашырылган дустанә тырышлык нәтиҗәсендә шәһәр күз явын алырлык булып үзгәрә. Узган шимбәдә Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе инспекторлары шундый чарада катнашты. Әлеге чараның үзенчәлеге барлык коллектив әгъзаларының актив катнашуыннан гыйбарәт. Чөнки өмә ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International