ТМШ рәисен административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенә Болгар ш., Пионерлар урамы, 23 нче йорт адресында яшәүче гражданнардан йорт яны территориясен һәм йорттагы уртак мөлкәтне карап тотуның тиешенчә булмавына кагылышлы мөрәҗәгать килде. Чистай зонасы торак инспекциясе уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, "Шеронова-23" ТМШ адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

2019 елның 14 мартында күрсәтмә үтәлешен тикшерү вакытында билгеләнгәнчә, күрсәтмәдә күрсәтелгән җитешсезлекләрнең бер өлешен "Шеронова-23" ТМШ бетермәгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай зонасы торак инспекциясе "Шеронова-23" ТМШ рәисенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. Административ эш материаллары карау өчен инспекция тарафыннан Спас районы җәмәгать судына җибәрелде.

Җәмәгать судьясының 2019 елның 15 апрелендәге карары белән "Шеронова-23" ТМШ рәисе административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 000 сум күләмендә административ штрафка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International