Казан шәһәре торак инспекциясенә Адоратский урамы буенча 28 нче күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге буенча класс бирү турында декларация тапшырылды.
Тапшырылган документларны карау нәтиҗәсендә һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2016 елның 6 июнендәге 399/пр номерлы боерыгы белән расланган Күпфатирлы йортларда энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләре нигезендә Адоратский урамы буенча 28 нче күпфатирлы йортка энергетика ягыннан нәтиҗәлелек буенча "арттырылган С" классын бирү турында карар кабул ителде.
Энергетика ягыннан нәтиҗәлелек – ул электр энергиясе ресурсларын рациональ куллану. Ягъни аларны файдалануның сыйфат нормаларын яхшырту хисабына ресурсларның әлеге төрен тоту күләмен киметү. Искәрмә! Әлеге төшенчәне энергияне сакчыл куллану белән бутамаска кирәк. Чөнки сакчыл куллану – ул электр энергиясен киметеп куллану. Ә энергетика нәтиҗәлелеге исә дөрес (файдалы яки рациональ) куллану дигән сүз. Мондый йортларда яшәүчеләр өчен әлеге хәл, сүз дә юк, бик зур плюс булачак.
Күпфатирлы йортның энергетика ягыннан нәтиҗәлелеге А (нәтиҗәлелекнең бик югары классы) башлап G (бик түбән) кадәр җиде баллы шкала буенча билгеләнә А классы максималь энергетика нәтиҗәлелеге буенча ике градациягә ия (А+, А++), аның күрсәткече энергетика ягыннан нәтиҗәлелек классын – күпфатирлы йортны җылытуга, вентиляцияләүгә, кайнар су белән тәэмин итүгә һәм электр белән тәэмин итүгә тотылган сарыфларны исәпләп чыгаруга йогынты ясый.
Энергетика буенча нәтиҗәлелек классын бирүгә төп таләпләр "Энергияне сак куллану турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2009 елның 22 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән.
Энергияне сак куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендә таләпләр үтәлешенә төбәк дәүләт торак күзәтчелегенең гамәлгә ашырылуына дәүләт контроле Татарстан Республикасы буенча Дәүләт торак инспекциясенә йөкләнгән.