Әлмәт зонасы торак инспекциясе инспекторы тарафыннан Әлмәт шәһәре, Ленин урамы буенча 22 номерлы күпфатирлы торак йортка карата уздырылган планнан тыш тикшерү кысаларында гамәлгә ашырылган тикшерү нәтиҗәсендә Россия Төзелеш агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары"ның ПиН 4.6.1.10, ПиН 4.6.1.2, ПиН 4.6.3.5, ПиН 4.6.4.6 буенча җитешсезлек очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә, түбәнең төзексезлеге аркасында 22 нче фатирны су баскан.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Союз" ҖЭИ ҖЧҖ юридик затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм карау өчен җәмәгать судына җибәрелде. Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча 7 нче суд участогының җәмәгать суды карары белән "Союз" ҖЭИ ҖЧҖ карата административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясеннән күрсәтмә бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.