Торакны рөхсәтсез үзгәртеп корган өчен фатир милекчесен административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 12 апреле, җомга

Чистай зонасы торак инспекциясенә Чистай шәһәренең Урицкий урамы буенча 71а номерлы йортта фатирны үзгәртеп коруга кагылышлы мөрәҗәгать килде.

Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә, фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп корылган (канализация системасының торбаүткәргечләре проектта каралмаганча салынган).  

Шул рәвешле, фатир милекчесенең гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күзәтелә. Тикшерү нәтиҗәсендә милекчегә карата беркетмә төзелде һәм, 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. Штраф законлы срогында түләнгән.

Алга таба, торак урынны проект торышына китерү буенча РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен, документлар тупланмасы инспекция тарафыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International