Фатир милекчесе торакны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Четаев урамы буенча 49 номерлы йортта фатирның үзгәртеп планлаштырылуы хакында мөрәҗәгать килде.

Әлеге йортны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган иде.

Шул рәвешле фатир милекчесенең гамәлләрендә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күзәтелә. Тикшерү нәтиҗәсендә милекчегә карата беркетмә төзелде һәм, 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.

Алга таба, торак милекчесенә карата РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлеше күздә тоткан чараларны күрү өчен, документлар җыелмасы Казан шәһәре Башкарма комитетының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хакимиятенә җибәрелде. Хәзерге вакытта милекчегә торакны беренчел халәтенә китерү зарурлыгы турында хәбәр җибәрелде, шуннан соң, бу эшне кире кагу очрагында, тиешле шикаять гаризасы юлланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International