Яр Чаллы зонасы торак инспекциясенә күпфатирлы йортларның берсендә яшәүчеләр светодиод лампаларны гадәти лампаларга алмаштыру нигезләренә бәйле мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте. Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, күпфатирлы йорт проектында светодиод яктырту каралган. Ләкин билгесез затлар тарафыннан светодиод лампалар урлана икән. Идарәче компания берничә мәртәбә светодиод лампаларның урлану факты буенча хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән. Күпфатирлы йорт подъездында яктыртуны штатлы рәвештә гамәлгә ашыру максатларында, светодиод лампаларны гадәти лампаларга алмаштыру юлы белән, идарәче компания тарафыннан яктылыкны торгызу чаралары күрелгән. Шул ук вакытта әлеге күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге буенча "А" классы бирелгән. РФ Төзелеш министрлыгының "Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында" 2016 елның 6 июнендәге 399/пр номерлы боерыгының 24 п. нигезендә күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге буенча В, А, А+, А++ класслары, 2 нче таблицага ярашлы рәвештә, уртак файдалану урыннарында энергияне нәтиҗәле тота торган (светодиод) яктылык чаралары булмаган очракта бирелми. Шул рәвешле, светодиод яктырту чараларын гадәти лампаларга алмаштыру тотылучы энергетика ресурсларының артуына китерә, ягъни күпфатирлы йортларда торак милекчеләренең уртак мөлкәтенә кагылышлы энергетика нәтиҗәлелеген киметә. Әлеге факт буенча Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ эш кузгатылды, аның нәтиҗәсендә идарәче компания Администартив хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка һәм административ штрафка тартылды.