Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2019 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре хакында.

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында уздырыла торган планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең барысы да Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы федераль закон таләпләрен саклап гамәлгә ашырыла.

        2019 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 2388,33 мең кв.м. 178 күпфатирлы йорт каралды, алардан планлы тикшерүләр буенча – гомуми мәйданы 13,604 мең кв.м. 1 йорт, планнан тыш тикшерүләр буенча гомуми мәйданы 345,714 мең кв.м. 40 йорт.

        Барлыгы 259 хокук бозу очрагы ачыкланды, торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре өлешендә – 201, торак урыннардан файдалану кагыйдәләрен бозу өлешендә – 45, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 13.

         Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 171 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 54 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга карата - 16, вазыйфаи затларга - 9, физик затларга - 29. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. буенча күрсәтмәләрне билгеләнгән срогында үтәмәгән өчен 2 беркетмә төзелде.

        Гомуми 410 000 сумлык штрафлар салынды, аларның 230 000 сумы – ТКЗТИ, 180 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. 176 000  сумлык штрафлар түләнгән (салынган штрафларның 76,5%ы).

 2019 елның 1 нче кварталында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 166 кисәтү чыгарылды, беренчел тикшерүләр уздыру кысаларында планнан тыш 33 тикшерү уздырылды, юридик зат белән бәйләнешкә кермичә 10 контрольлек чарасы үткәрелде.

        2019 елның 3 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 1477,04 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International