Чистай ЗТИ 2019 елның март аендагы инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат.

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның март аенда Чистай ЗТИ тарафыннан, йөкләнгән вәкаләтләр кысасында, инспекциягә килгән мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр, элегрәк бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерүләр, РФ Хөкүмәте йөкләмәсе (йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын эксплуатацияләгәндә законнардагы таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатларында) нигезендә чыгарылган җитәкче күрсәтмәсе буенча тикшерүләр уздырылды. Юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек чаралары кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан адрес атрибутикасының телләр турындагы ТР Законы таләпләренә җавап бирүе предметы буенча торак йортларга тикшерү уздырылды, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар каралды. Шулай ук идарәче оешмаларның су басуга каршы чаралар уздыру, йорт яны территорияләренең һәм торак йортларның нигезләрен кардан үз вакытында чистарту буенча таләпләрнең үтәлүе предметына карата да тикшерүләр уздырылды. 

Уздырылган тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 570,71 мең кв. м. булган барлыгы 202 торак йорт каралды; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 104 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 71 күрсәтмә бирелде; Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.23 ст. 2 өлеше буенча 4 беркетмә, 9.23 ст. 3 өлеше буенча 4 беркетмә, 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә һәм 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде; гражданнарга гомуми 13 000 сум күләмендә штраф салу турында 13 карар чыгарылды; элегрәк административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 6000 сумлык штраф суммалары түләнде. 

2019 елның мартында Чистай ЗТИ гражданнардан язмача 42 язма мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 14се урынга чыгып каралды, аларның 12се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде). Калган мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Шулай ук 2018 елның февралендә, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 2 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 13 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 13 кисәтү бирелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елның март аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 461,3 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International