Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан кар эрегән чорда йорт яны территорияләрен вакытында җыештыру буенча тикшерүдә торган районнарда торак фондларына карата сайланма тикшерүләр уздырыла.
Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Азнакай һәм Ютазы районнарында барлыгы сайланма рәвештә торак йортларның 535 йорт яны территориясе тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына ачыкланган бозуларны бетерү турында 41 күрсәтмә бирелде һәм йорт яны территорияләрен вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 23 кисәтү чыгарылды. Шулай ук ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча ТМШ вазыйфаи затларына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ эшләр кузгатылды, 16 мең сумлык штраф санкцияләре кулланылды.
Бирелгән 23 кисәтү һәм 41 күрсәтмә буенча җитешсезлекләр бетерелгән, йорт яны территорияләре норматив торышка китерелгән.
Кар эрегән чорда күпфатирлы йортларның подвал бүлмәләрен су бастырмый калуны тикшерүдә тоту буенча инспекция эше дәвам иттерелә.