Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ Хөкүмәтенең "Йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү чаралары турында" 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газдан файдалану кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә ярашлы рәвештә күпфатирлы йортларда йорт эче газ җайланмасыннан куркынычсыз файдалану һәм аны карап тоту чараларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән инспекция тикшерүләре дәвам итә.
Күпфатирлы йортларда индивидуаль газ котеллары урнаштырылган авыл районнарында фатир эчендәге әлеге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә булу-булмавын тикшерүгә махсус игътибар бирелә.
Әйтик, Түбән Кама районы, Трудовой пос., Мәктәп урамы буенча 9 нчы күпфатирлы йортта физик зат газ котелына техник хезмәт күрсәтүгә шартнамә төземәгәне өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 "Йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшү" статьясының 2 өлеше буенча, 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Әлеге фатирда яшәүчегә билгеләнгән тәртиптә әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Хәзерге вакытта торак урын милекчесе газ котелына техник хезмәт күрсәтүче махсус оешма белән шартнамә төзегән, тиешле тикшерү үткәрелгән.