Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама ш., Шинчылар урамы буенча 61 нче йортта яшәүченең "электр белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте өчен исәпләнгән түләүнең югары булуына кагылышлы мөрәҗәгатен карады.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, йортта яшәүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә тапшырылган электр энергиясен исәпкә алуның индивидуаль прибор күрсәткечләре турындагы мәгълүматлар исәпкә алынмаган. Әлеге коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау арттырулы коэффициент кулланып, норматив куллану күрсәткеченнән чыгып гамәлгә ашырылган.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлекләр буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" статьясының 2 өлеше нигезендә, 125 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекция күрсәтмәсе буенча "ПЖКХ-17" ТК ҖЧҖ идарәче компаниясе җитешсезлекләрне бетергән, электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт буенча түләү күләме яңача исәпләнгән.