Административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Планнан тыш уздырылган тикшерү барышында Кама Тамагы муниципаль районының Тенеш ш.т.п. Ленин урамы буенча 16 нчы күпфатирлы йортта, шулай ук Олы Кайбыч авылының Кояшлы бульвары буйлап 13 нче күпфатирлы йортта йорт һәм фатир эчендәге газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалануны тәэмин итү өлкәсендә җитешсезлекләр булуы ачыкланды.

 "Тенеш ТМШ" идарә рәисе һәм "Кайбыч ТКХ" МУП идарәче оешмасы җитәкчесе махсус оешма белән йорт эчендәге газ җайланмасына хезмәт күрсәтү турында шартнамә төземәгәне өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International