Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 нче торак йортта яшәүченең мөрәҗәгате нигезендә урынга чыгып үткәрелгән планнан тыш тикшерү барышында, "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте тарафыннан торак законнары таләпләренең, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү вакытында 161, 191, 193 номерлы фатирлар өстендәге түбәдән су үтүе ачыкланды.

 

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 40000 сум күләмендә административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.

 

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International