Әлмәт шәһәренең Ленин урамы буенча 83 нче торак йортның 88нче фатирында яшәүче кешенең кайнар суның температурасы чагыштырмача түбән булуына бәйле мөрәҗәгатен карау барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: фатирның су алу ноктасында кайнар су температурасы билгеләнгән таләпләргә җавап бирми иде (+60С түбән). Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен "Надежда" ҖЧҖ юридик заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча, штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Надежда" ҖЧҖ идарәче компаниясенә кайнар су температурасын нормаларга туры китерү күрсәтмәсе бирелде. Әлеге җитешсезлек очрагы бетерелгәнчегә кадәр мөрәҗәгать Әлмәт зонасы торак инспекциясе контролендә торачак.