Чистай ш., Циолковский урамы буенча 16 нчы күпфатирлы йортта газ чыгып тору очрагының ачыклануы хакында.

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясе инспекторлары, Чистай шәһәре идарәче оешмалары һәм "Чистопольгаз" ЭҖИ газ белән тәэмин итү оешмасы вәкилләре белән берлектә, күпфатирлы йортларда торак урыннарын гражданнар тарафыннан фатир эчендәге газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалану предметы буенча уздырыла торган тикшерүләрдә катнаша.

Циолковский урамы буенча 16 нчы күпфатирлы йортта уздырылган тикшерү барышында фатирларның берсендә "Чистопольгаз" ЭҖИ вәкилләре тарафыннан газ белән тәэмин итүче трубаүткәргеч келә җайланмаларына тоташкан урында газ чыгып тору күренешенә тап булды, әлеге фатир милекчеләре фатир эчендәге газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтүне вакытында гамәлгә ашырмаган булган. Чыгып торган газ шунда ук туктатылды. Әлеге торак урында шулай ук газ җайланмаларына техник хезмәт тә күрсәтелде. Фатир милекчеләре белән фатир эчендәге газ җайланмаларыннан куркынычсыз файдалану буенча инструктаж үткәрелде һәм елына 1 мәртәбәдән артмаган ешлыкта фатир эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтелгәндә өйгә кертү мөмкинлеген тудыру турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International