"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында Алабуга ЗТИ тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздырыла.
2019 елның 9 гыйнварыннан 27 мартына кадәрге чорда Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларның түбәләрендә, балкон һәм подъезд кыекларында бозлыклар, боз сөңгеләре һәм нормадан артык тупланган кар булу-булмавына контроль башкарылды.
Барлыгы 241 күпфатирлы йорт тикшерелде. Идарәче оешмалар тарафыннан кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, кыекларын һәм балконнарын карап тоту өлешендә торак законнарының зарури таләпләре бозылуны кисәтү максатларында идарәче оешмалар адресына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 15 күрсәтмә һәм 48 кисәтү бирелде.
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "Рябинка" ТМШ һәм "Нептун+" ҖЧҖ ИК вазыйфаи затлары, гомуми 19,0 мең сумлык штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.