Салкын су белән тәэмин итүгә түләү хисаплау тәртибенең бозылуы турында.

2019 елның 29 марты, җомга

Нурлат шәһәренең Совет урамы буенча 57 нче йортта яшәүче гражданнар салкын су белән тәэмин итүгә түләү хисаплау мәсьәләсе буенча Чистай ЗТИ гариза белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне карау барышында Чистай ЗТИ Нурлат шәһәренең "Промочистка" ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплау тәртибе бозылуын ачыклады.

Тикшерү нәтиҗәсендә "Промочистка" ҖЧҖ адресына Чистай ЗТИ тарафыннан "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте буенча түләү хисаплау тәртибе бозылуны бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул үтәлде. Әлеге җитешсезлек очрагын бетерү нәтиҗәсендә торак урын милекчеләренә 3 997,72 сум күләмендә акчалары кайтарып бирелде.

"Промочистка" ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасына карата админитратив йогынты чараларын күрү өчен, тикшерү материаллары Чистай ЗТИ тарафыннан Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International